"Әкиятләр илендә"
Сабый чактан ук бала ана телен ишетә, әкиятләр аңа дөнья тәрәзәсен ачалар, балачакны эмоциональ яктан бизиләр, ягымлылык, өмет, ышаныч уяталар. Әкиятләр балаларны дулкынландыра, мавыктыра, көлдерә, елата. Һәрхалыкның үз әкиятләре бар, алар барысы да буыннан буынга әхлакый кыйммәтләрне тапшыралар.
Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур.
Халык җәүһәрләрен балалар җиңел, табигый кабул итәләр. Аларда юмор да бар, ямансулык та, бер-береңә, иптәшләреңә, үз туганнарыңа һәм ниһаять иң мөһиме төрле милләт халкына тирән мәхәббәт ята. Шушы балаларга якын серле дөньяда алар яраткан, хәрәкәтле, җырлы-биюле, Идел буе халыклары уеннары да уйнатсак-бу алар өчен кызыклы да ,файдалы да була дип уйлыйбыз. Шуңа күрә, “Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез” түгәрәге эшчәнлегендә дә без милли тәрбия бирүне дәвам итәбез. Бу түгәрәк шимбә көннәрне, кечкенәләр һәм уртанчылар катнаш төркемендә атнага 1 тапкыр,15-20 минут дәвамында оештырыла.!